19 декабрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Икътисади үсеш министры илдә эшсезлек күрсәткече тарихи минимум дәрәҗәсендә дип белдерде
Россиядә эшсезлек дәрәҗәсе тарихи минимум – 2,2 процент дәрәҗәсендә тора, әмма хезмәт базарындагы вазгыять һаман да киеренке булып кала бирә. Бу хакта РФ икътисади үсеш министры Максим Решетников Хөкүмәт утырышында белдерде, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанда яшәүче һәр дүртенче кеше 2 миллионнан 3 миллионга кадәр кредит ала
Татарстан башкаласында яшәүче һәр дүртенче кеше икедән өч миллион сумга кадәр кредитлар рәсмиләштерүне өстен күрә. Кредит акчалары еш кына автомобиль һәм көнкүреш техникасы сатып алуга тотыла.
-
Яңалыклар
Россия башкаласындагы Тарихи мәчеттә төзекләндерелгәннән соң беренче җомга намазы укылачак
Бүген Мәскәүдәге Тарихи, мәчеттә төзекләндерелгәннән соң, беренче җомга намазы укылачак. Аны мөфти Гайнетдин үзе үткәрә, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанга Бөек Устюгтан Кыш бабай килә
22 декабрьдә Татарстан Республикасы башкаласына Бөек Устюгтан, махсус поездга утырып, Кыш бабай киләчәк. Поезд «Казан-1» вокзалында 10:00 сәгатьтән 18:00 гә кадәр булачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.